Меню
16+

Сельское поселение Уршакский сельсовет

05.05.2017 15:31 Пятница
Категория:
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Автор: АСП Уршакский сельсовет

Хөрмәтле ветераннарыбыз – яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! 

Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Халкыбыз, илебезнең иминлеген сакларга бердәм булып көрәшкә күтәрелүегез, батырлыкларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә! Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз.

Фашизмны җиңү – бөтен кешелек өчен онытылмаслык сабак. Ничәмә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын!

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи. Комментарий появится после проверки администратором сайта.

18