29.09.2017 16:42 Пятница
Категория:
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!

Хөрмәтле өлкәннәр!

Источник: АСП Уршакский сельсовет

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – алар безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Сезнең буын бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган.
Сез авыр да, шул ук вакытта  мактаулы да тормыш юлы узгансыз. Күбегезнең яшьлеге авыр чорга — Бөек Ватан сугышы елларынан соңга туры килгән. Сугыштан соң илебезне аякка бастыр өчен купме көч салгансыз!
Шул ук вакытта, нинди генә авыр заманнар булуына карамастан, ишле гаиләләр корып, балалар үстереп тә, колхоз эшенә дә өлгереп, тормышны яратып, якты киләчәккә ышанып яшәгән буын вәкилләре сез. Әлеге вакытта да  авырлыкларга зарланмый, дөньядан ямь табып, яшь буынга үрнәк булып яшисез. 

Хөрмәтле абыйлар, апалар! Бугенге көннең тынычлыгы, мул тормышта яшәвебезгә дә без сезгә бурычлыбыз. Акыллы киңәшләрегез, сабырлыгыгыз, олы жанлылыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.
Барыгызны да Халыкара Өлкәннәр көне белән чын кунелдән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларызның сезнең турыда тирән кайгыртуын, жылы мөнәсәбәтләрен тоеп яшәвегезне телибез!

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи. Комментарий появится после проверки администратором сайта.

4